Язучылар – Казаннан Ләбиб Лерон, Рифат Җамал, Госман Гомәр, Чаллыдан Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Фидаил Мәҗитов, Ижаудан Гыймран Сафин, Эльмира Нигъмәтҗанова, Әгерҗе районында булдылар. Ерак араларны якын итеп килүләренең матур сәбәпләре дә бар иде: Әгерҗе районы Мордывый авылында яшәп иҗат иткән мәрхүм шагыйрь Чыңгыз Мусинның яңа китабын тәкъдим итү һәм Кырындыда гомер кичерүче аксакал язучыбыз Габдулла Галиевны 90 яшьлек юбилее белән котлау.
Чыңгыз Мусинның вафатыннан соң чыккан “Иж буенда кала эзләрем“ китабын тәкъдим итү кичәсе Тирсә мәктәбендә шигърият рухы белән сугарылды. Олуг шагыйребез кебек туган төбәген чиксез яратулары укучыларның һәр чыгышында ачык чагылды. Ләйсән Мусина бабасының “Шигырь турында шигырь“не сөйләде. Эстафетаны башка укучылар дәвам итте.
Госман Гомәр дусты Чыңгыз Мусинның бай күңеле шигырьләрендә ачык чагылуы турында сөйләде. Рифат Җамал балаларны китап укып үсәргә өндәде.
Факил Сафин Чыңгыз Мусин шигырьләренең гаҗәеп төзек, халыкчан булуына соклануын белдерде. Ул Әгерҗе төбәге тарихын бөртекләп җыеп китап чыгарган, милләткә фидакарьләрчә армый-талмый хезмәт иткән Чыңгыз Мусинның варисларын үзе җитәкчелек иткән “Көмеш кыңгырау“ газетасы белән актив хезмәттәшлеккә чакырды. “Мәйдан“ журналы мөхәррире Фидаил Мәҗитов Чыңгыз аганың, чынлап та, төбәк тарихчысы булуы турында сөйләде. Әлфия Ситдыйкова шигърият яратучыларга иҗат җимешләрен бүләк итте.
Гаҗәеп җылы рухта узган китап бәйрәменнән соң Казан һәм Чаллы кунаклары Чыңгыз Мусин каберенә чәчәкләр салдылар...
Сез табиб та, язучы да,
Җанга-тәнгә дәва биргән.
Кырындының тауларыннан
Тик шифалы талант иңгән.
Габдулла Галиевның олуг юбилее уңаеннан Әгерҗедә оештырылган кичә әнә шул сүзләр белән башланып китте.
Рифат Җамал һәм Госман Гомәр Габдулла аганың уникаль шәхес булуын, шундый язучының китабын укып кына түгел, үзен күреп, сүзен ишетеп яшәүләрен, үзләренең аннан үрнәк алуларын сөйләделәр.
Чаллы Язучылар берлегеннән каләмдәшләренең котлавын Факил Сафин җиткерде. Татар рухияте, татар мирасы, туган тел сакчысы булган олуг затка соклануын белдерде.
Ижау каләмдәшләренең сәламен Гыймран Сафин, “Яңарыш“ газетасы хезмәткәрләреннән котлауларны Эльмира Нигъмәтҗан җиткерде.
Аның бу изге теләгенә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, авылдашлары, улы һәм кызлары, аның иҗатын яратучылар да кушылдылар.
Мөхтәрәм язучының бу сүзләре аңа карата хөрмәтне тагын да арттырды гына.
Асия КОРБАНГАЛИЕВА.