Актанышның “Агыйдел“ ансамбле әгерҗелеләргә бәйрәм бүләге ясады

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

Иң матур, иң гүзәл, иң якты бәйрәм 8 Март уңаеннан район Мәдәният сараенда Актанышның "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбле куйган концерт хатын-кызларыбызга, чын мәгънәсендә, бәйрәм бүләге булды. - Сез - тормыш тоткасы, гаилә җылысын саклаучы, эштә уңай мохит тудыручы көчле рухлы, уңган-булган, нәфис затларыбыз. Без сезне яратабыз, хөрмәт итәбез, -...

Иң матур, иң гүзәл, иң якты бәйрәм 8 Март уңаеннан район Мәдәният сараенда Актанышның "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбле куйган концерт хатын-кызларыбызга, чын мәгънәсендә, бәйрәм бүләге булды.

- Сез - тормыш тоткасы, гаилә җылысын саклаучы, эштә уңай мохит тудыручы көчле рухлы, уңган-булган, нәфис затларыбыз. Без сезне яратабыз, хөрмәт итәбез, - дип район башлыгы Валерий Макаров залдагы хатын-кызларны бәйрәм белән котлады.

Район Мәдәният сараеның "Россиянка" ансамбле, Виктор Власов, Эдуард Мираев җырларын бүләк иткәч, кызларыбыз биюләр башкаргач, 2нче мәктәп кадетлары залдагы һәр гүзәл затка чәчәкләр тапшырдылар.

Аннан сәхнә "Агыйдел" ансамбле артистларына бирелде. Алар әгерҗелеләргә дәртле җырларын, күз явын алырлык биюләрен бүләк иттеләр.

- Безгә шундый матур концерт карау мөмкинлеге тудырганнары өчен җитәкчеләребезгә зур рәхмәт! - диделәр бәйрәмгә килгән тамашачылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International