Иж-Бәйки авылы хат ташучысы Розалия АПАНАЕВА турында авыл халкыннан "бик төгәл, кешелекле, сабыр" кебек сүзләр генә ишетергә мөмкин.
Гомере буе туган авылы кибетендә сатучы булып эшләгән сәүдә ветеранының бу тармакта эшләвенә ике генә ел әле. Әмма шушы вакыт эчендә дә авылны ничә тапкыр урарга, күпме йортның капкасын шакырга, ничәмә-ничә авылдашына вакытлы матбугат басмаларын, өлкәннәргә пенсия, субсидия алып килергә туры килгәндер аңа?!
Моның өстенә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне дә җыя, товар сатарга да өлгерә ул.
Иж-Бәйки авылы Иж-Бубый элемтә бүлекчәсенә караганлыктан, атнасына берничә тапкыр күрше авылга барырга туры килә аңа. Бу яклап уң кулы - 43 ел иңгә-иң куеп яшәүче җәмәгате Фердинанд.
Менә шулай һаман халык арасында булып, эшеннән ямь һәм тәм табып, иң мөһиме, күпме авылдашыннан рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре ишетеп яши ул бүген. Ямь дигәннән, үзе дә матурлык тудырырга бик ярата Розалия ханым. Яз, җәй көннәрендә аларның ишегаллары, бакчалары берсеннән-берсе матур гөл-чәчәкләргә күмелә. Йортлары эчендәге гөлләре дә шау чәчәктә утыра. Юкка гына "Күңеле матурның эш-гамәлләре дә күркәм" димиләрдер шул. Әле озак еллар менә шулай башкаларны сөендерүдән тәм табып эшләргә һәм яшәргә язсын иде. Бу - Розалия ханымның да иң изге теләге.
Дания АБЗАЛИЕВА.