Ярату, сабырлык, түземлек, зирәклек, бер-береңә хөрмәт, ихтирам... Һәр гаиләнең нигезендә иң элек шушы сыйфатлар ятадыр. Мин бәян итәргә теләгән Кадыбашның иң үрнәк, тырыш, сокланырлык пары да үзләре, уллары өчен генә түгел, әниләре өчен дә җан атып яши.
Мәдинә-Илфәр ГАЙСИНнарның гаилә корып яши башлауларына тиздән утыз ел тула. Ә быел алар икесе дә алтын юбилейларын бәйрәм итәләр. Гаилә башлыгы Илфәр күп еллар "Кадыбаш" бүлекчәсендә тракторда эшли. Мәдинә хезмәт юлын авылдагы көнкүреш комбинатында башласа, ул ябылганнан соң фермага бозау караучы булып урнаша. Чирек гасыр инде шушы сукмакны таптый ул. Уллары Илнурны үстереп, аңа югары белем алырга ярдәм иттеләр. Илнур да гаиләле инде. Җәмәгате белән әти-әнисенә Әмир исемле онык та бүләк иттеләр.
Гайсиннар гаиләсендә элек-электән өлкәннәргә хөрмәт яши. Өйнең түрендә Илфәрнең әнисе - 94 яшьлек Зөләйха апа һәм Мәдинәнең әнисе - 84 яшьлек Сания апага урын бирелгән. Әниләрен тәрбияләү Мәдинә өстендә булса да, аның беркайчан зарланганын ишетмәссең. Карчыкларның өс-башы, урын-җире чип-чиста, өйдә искитмәле пөхтәлек һәм тәртип. Кодагыйлар - бер-берсенә олы иптәш. Соңгы елларда күзләре сукырайган Зөләйха апага кодагые Сания дә - зур терәк.
Зөләйха апаның Илфәрдән кала тагын биш баласы бар. Алар төп йортта яшәүче туганнарына, бигрәк тә киленнәре Мәдинәгә үз яхшылыклары үзләренә кайтсын дип телиләр. Ә Илфәрнең Мәдинәгә булган карашы шигъри юлларыннан да аңлашыла:
Мәдинәкәй, минем гөлкәем,
Бар дөньямны минем җылыттың...
Язмыш бүләге син минем өчен,
Ярый әле, сиңа юлыктым.
Рәзилә ЯСӘВИЕВА.
Кадыбаш авылы.