"Тарихны барлау - бик кызыклы һәм мавыктыргыч эш икән. Тарих дөньясына бер кереп киткәч, һич аерылып булмый", - диләр Кодаш мәктәбе бинасының бер өлешендә музей булдырып, бүген шунда экспонат туплау белән шөгыльләнүче лаеклы ялдагы ханымнар. Аларның бу эш белән шөгыльләнә башлауларына ике-өч ел гына әле. Мин башлангыч мәктәптә әйләнә-тирә дөнья...
Аларның бу эш белән шөгыльләнә башлауларына ике-өч ел гына әле.
Аңа авылдашы Римма ханым Исламова да кушыла.
Бүген алар сафында Лилия Гайнуллина, Асия Хәбибуллина, Фәридә Галиуллина, Рәзилә Галиева, Филисә Ситдыйкова кебек гомерләрен шушы авылда эшләүгә багышлаган хөрмәтле ханымнар да бар.
Уртак тырышлык белән элеккеге татар өенең эчке күренешен җиһазландырганнар, бик күп эш кораллары, савыт-сабалар туплаганнар. Колхозчылар турында да байтак кына материаллар булдырганнар инде.
Моның белән бергә, Кодаш мәктәбе һәм авылы тарихын барлау, күрше-тирәдәге Биектау, Кыдырлы, Иске һәм Яңа Кызылъяр авыллары, Казанский поселогында (халык телендә - Чумарлык) туып, бүген читтә яшәүче якташлары белән элемтәләр булдыру өстендә дә эшлиләр алар.
Аларның бу гамәлләрен авылдашлары да хуплый.
Киләчәктә авыллар тарихына, данлыклы колхозчыларга багышланган стендлар ясау хыялы белән яналар. "Ак калфак" оешмасының бүлекчәсен оештыру теләкләре дә бар.
Авылда яшәүче лаеклы ялдагы ханымнарның мондый күркәм ниятләренә "афәрин" диясе генә кала. Тарихны барлаулары киләчәк өчен бик тә кирәкле булса, очрашып аралашулары, авылдашларын олы хөрмәт белән күңелләре аша уздырулары - үзе бер саваплы гамәл бит.
Дания АБЗАЛИЕВА.