Теләсә кайсы салым органына мөрәҗәгать итәргә була

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

Салым түләүче милек салымы буенча ташламадан файдалануга кагылышлы гаризаны йә физик затларның милке буенча ташлама кайсы объектлар буенча билгеләнүе хакындагы белдерү кәгазен тапшыру өчен якындагы салым инспекциясенә мөрәҗәгать итә ала.

Моннан тыш, кирәк булган очракта сезгә теләсә кайсы инспекциядә салым буенча белдерү кәгазенең күчермәсен бирәчәкләр. Шулай ук салым турындагы белдерү кәгазендә язылганнарга төгәллек кертү өчен дә теләсә кайсы салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә була.

Югарыда телгә алынган документларны карау нәтиҗәсен дә үзегезгә уңайлы юл белән белә аласыз. Ул салым органына шәхсән килеп йә почта аша булырга мөмкин. Салым түләүченең шәхси кабинетыннан файдаланучыларга җавап шәхси кабинет аша юллана.

Салым органнары белән салым салына торган объектның һәм түләүченең кайда булуына бәйле булмаган рәвештә хезмәттәшлек итүе ике як өчен уңайлы булыр дип ышанабыз.

Гөлнара ӘХМӘТҖАНОВА,

салым  түләүчеләр белән эшләү һәм исәпкә алу бүлекчәсе начальнигы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International