ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, район башлыгы Валерий Макаров катнашында узган чираттагы гражданнар җыенында Тирсә авыл җирлеге башлыгы Рафил Закиров биредә яшәүче халыкның тормыш-көнкүреш шартлары турында бик тәфсилләп сөйләде. Төрле предприятиеләрдә хезмәт куюы белән беррәттән, җирлек халкы терлек асрап, яшелчә үстереп, умартачылык белән шөгыльләнеп тә байтак кына керем ала.
Аның сүзләрен раслап, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин узган ел Әгерҗедә оештырылган 28 авыл хуҗалыгы ярминкәсенең һәркайсында Тирсә халкының зур активлык белән катнашуын билгеләп үтте. Җитәкче шулай ук халыктан еш ишетергә туры килүче сорауга да тукталды. Ул – авылдагы фермаларның ябылуына кагылышлы.
Халык үзен борчыган башка сорауларны да җиткерде. “Тирсәдә балалар мәйданчыгы булачакмы?” дигән сорауга уңай җавап алынды. “Спорт залына тренер кирәк” дигән үтенеч тә халык файдасына хәл ителде. Халыкның спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыруны хәстәрләве дә урынлы. Биредә балалар, яшьләр спорт белән актив шөгыльләнәләр һәм район, республика, хәтта ил күләмендә призлы урыннар яулыйлар.
Муниципаль хезмәт ветераны Ләйсирә ханым Нәфыйкова авылда музей булдыру, авыл тарихын язу хыялы белән януын җиткерде.
Җыен бүләкләүләр белән тәмамланды. Районның хәрби-диңгез флоты ветераннары оешмасы җитәкчесе Илфат Ямалиев хәрби бурычларын су асты көймәсендә үтәгән Фринил Галиев һәм Айнур Вәлиевка ТР Диңгез собраниесе исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Ә авыл җирлегенең акчалата бүләгенә Яңа елга сыннар ясауда елның-елында активлык күрсәтүче Илнар–Алия Сибатовлар гаиләсе лаек булды.
Белешмә:
2018 елда Тирсә авыл җирлегендә үзара салым акчаларына түбәндәге эшләрне башкару планлыштырыла: авыл җирлегенең генераль планын булдыру, авыл эчендәге юлларны ремонтлау, кышкы чорда урамнарны кардан чистарту, Тирсә, Наҗар, Мордывый авыллары зиратларын тәртипкә китерү.
Дания АБЗАЛИЕВА.