Ел хәйриячеләре арасында әгерҗелеләр дә бар

2018 елның 18 марты, якшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Ел хәйриячесе-2017” республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде. Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында конкурска нәтиҗә ясалды. Конкурста 59 хәйриячене зурладылар.

Конкурска эре һәм урта предприятиеләр, оешмалар, кече бизнес предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр, коммерцияле булмаган оешмалар, физик затлар, хәйриячеләр фонды һәм массакүләм мәгълүмат чаралары кебек җиде категория буенча нәтиҗә ясалды.

Бүләкләнүчеләр арасында әгерҗелеләр дә бар. Менә алар - “Бубилар мирасы” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Искәндәр Җиһангәрәев, Салагыш авылы эшмәкәре Марат Мөхәммәдиев,  Сокманда туып-үсеп, бүген Ижауда яшәүче Радик Гыйльманов. Чарада шулай ук Әгерҗедә күп бала тәрбияләүче Акбашевлар гаиләсе дә хөрмәтләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International