Сайлау көнне Әгерҗедә ярминкә гөрләде

2018 елның 18 марты, якшәмбе

Россия Президентын сайлаулар көнне Әгерҗенең үзәк мәйданында шәһәр халкы өчен ярминкә гөрләде.

Авыл халкы арзан бәядән ит, ашлык, сөт һәм сөт ризыклары, чәкчәк, бал тәкъдим итте. Район Мәдәният сарае үзешчәннәре дәртле җыр-биюләре белән халыкның кәефен күтәрделәр. Көчле буран булуга карамастан, ярминкәгә килүчеләр күп булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International