Әгерҗе районында Россия Президентын сайлауларда барлыгы 24271 сайлаучы теркәлгән. Шуның 200дән артыгы – беренче тапкыр тавыш бирүчеләр.
473нче Иж-Бубый сайлау участогында иртәнге сәгатьләрдән үк халыкның активлыгы сизелде. Көчле буран булуга карамастан, авыл халкы бер-бер артлы гражданлык бурычын үтәү өчен Мәдәният йортында урнашкан участокка килә. Аларны авыл үзешчәннәре җыр-биюләр белән каршы алалар. Милли киемнәр кигән мәдәният, китапханә хезмәткәрләре тәмле камыр ризыклары белән кайнар чәй тәкъдим итәләр. Бүген биредә барлыгы 504 сайлаучыны көтәләр. Шуларның җидесе – беренче катнашучылар.
Иж-Бубыйда туып-үскән, хәзерге вакытта Казан энергетика университетының беренче курсында белем алучы Фәнзил Хәмидуллин әлеге мөһим чарага махсус кайткан.
Яшь сайлаучы тавыш биреп чыкканнан соң, комиссия әгъзалары аны истәлек бүләге тапшырып сөендерделәр. “Махсус значок һәм паспорт тышлыгы беренче сайлаудан гомерлек истәлек булачак“, – диде Фәнзил.
Әгерҗедәге “Яшьлек“ тулай торагында урнашкан 469нчы сайлау участогында да һәркемне тәм-томнар һәм кайнар чәй белән каршы алалар. Биредә бүген 1274 сайлаучы тавыш бирергә тиеш. Беренче тапкыр сайлауга килүче җиде яшь гражданин өчен махсус истәлек бүләкләре әзерләгәннәр.
1нче гимназиянең 11 сыйныфында укучы Гүзәл Әзиятуллинага нәкъ ике ай элек 18 яшь тулган.
Комиссия әгъзалары Гүзәлне тәүге тапкыр сайлауларда катнашуы белән котлап бүләкләр тапшырдылар.