Әгерҗе районы башлыгы үз тавышын бирде

2018 елның 18 марты, якшәмбе

Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров Энергетиклар урамында урнашкан 465нче сайлау участогында үз тавышын бирде.

Ул сайлауга килгән әгерҗелеләрне бәйрәм белән котлады һәм рәхмәтен белдерде.

  • Россия Президентын сайлау – иң мөһим сайлауларның берсе ул, – диде.
  • Сайлау участокларында халыкның активлыгы бик нык сизелә. Гражданнар һәр тавышның мөһимлеген аңлыйлар. Киләчәктә илебездә тотрыклы булуын, халыкның, бигрәк тә өлкәннәрнең җитеш тормышта яшәве өчен шартлар яхшыруын телим, – диде Валерий Владимирович.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International