Әгерҗе районы Кодаш авылында яшәүче, тиздән 101 яшен тутырачак Рәхимә әби ӘХМӘТШИНА бер гасырлык гомерендә ничә сайлауда катнашканын хәтерләми дә инде.
...Бер гасырлык гомерендә бик күп авырлыклар күрә Рәхимә әби.Сугыш елларында авыл пекарнясында ипи пешерүче, тыныч тормышта озак еллар фермада бозау караучы, аннан ашханәдә эшли. Шулай да аның өчен иң авыры – бердәнбер кызын 53 яшендә соңгы юлга озатуы.
Ил-көн яңалыкларын газеталардан укып белә Рәхимә әби.
Сайлау буласы көнне дә көтеп алган ул. Башка вакытларны сайлау участогына ук барып сайлый торган булган.
Сайлау кәгазен “бисмилла“ әйтеп әрҗәгә салганнан соң, авылдашларына рәхмәт әйтеп, ил-көннәребезгә тынычлык теләп озатып калды.
Сүз уңаеннан: Бу көнне аның яшьтәше – Әгерҗедә яшәүче Мария Гончарова да үз тавышын бирде. Аңа да күптән түгел 101 яшь тулды.