Узган атнада Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында унберенче тапкыр “Ел хәйриячесе“ республика бәйгесе җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Алар арасында райондашларыбыз да бар.
“Коммерцияле булмаган оешма“ номинациясендә җиңү яулаган Иж-Бубый егете – Казанның “Логистик“ компаниясе генераль директоры, “Бубилар мирасы“ оешмасы җитәкчесе Искәндәр ҖИҺАНГӘРӘЕВныңәлеге бәйгедә өченче тапкыр хөрмәтләнүе инде. Ул моңа, чыннан да, лаеклы: бертуган Бубилар мирасын саклауга юнәлтелгән бер генә чара да аның катнашыннан башка узмый. Әлеге авыл сәүдәгәре Әхмәтҗан байның йортын торгызу буенча проектны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршында яклау булсынмы, яшь авылдашлары өчен тарихи урыннар буйлап җәяүле сәяхәтме – һәркайсын оештыруда аның өлеше бар. Әхмәтҗан бай истәлегенә спорт турнирлары уздыру да – әлеге эшмәкәр идеясе. Әлеге авылның төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә җиңү яулаучы “Хыял“ бию төркеменә дә даими матди ярдәм күрсәтүче ул. Гомумән, туган авылындагы һәр игелекле гамәлдә Искәндәр Рөстәм улының катнашы бар.
Салагыштан “Шәхси эшмәкәр“ номинациясендә җиңү яулаганМарат МӨХӘММӘДИЕВ турында “аның кебекләр – авылны яшәтүче“ дип әйтү дөреслеккә туры килә. Авыл Сабан туе, Өлкәннәр көне, Яңа ел , Корбан яисә Ураза бәйрәмнәре булсынмы – һәр чара аның матди ярдәме белән оештырыла. Авылдашларын эшле итүдә, туган авылын төзекләндерүдә эшмәкәрнең өлеше бик зур.

“Физик зат“ номинациясендә зурланган Радик ГЫЙЛЬМАНОВ бүген Ижауда яшәсә дә, кендек каны тамган туган авылы – Сокманны онытмый. Узган елның көзендә аның туган авылында мәчет ачылу тирә-яктагы авылларда яшәүчеләр өчен дә зур тантанага әверелгән иде. Озак еллар буш торган башлангыч мәктәп бинасын мәчет итеп үзгәртеп төзекләндерү эшенең башында нәкъ менә Радик Гыйльманов тора. Ул бу эшкә байтак кына матди ярдәм дә күрсәтә. Туган авылы зиратына яңа капка куюда да аның ярдәме зур була.
“Ел хәйриячесе“ чарасында Әгерҗедә тугыз баланы тәрбиягә алганРөстәм–Ирина АКБАШЕВлар гаиләсе дә катнашты.
Ә без бу мәрхәмәт ияләренең һәркайсына уңышлар телибез. Йөрәк кушуы буенча башкаларга кылган игелекләре үзләренә сәламәтлек, гаилә бәхете, көтелмәгән шатлыклар булып әйләнеп кайтсын.