18 мартта Россия Президентын сайлаулар узды.
Әгерҗе районында сайлаулар 48 сайлау участогында барды. Сайлаучылар исемлегенә 24517 кеше кертелгән иде. Тавыш бирү хокукыннан шуларның 89,98 проценты, ягъни 22060 сайлаучы файдаланды.
РФ Президентына кандидат буларак теркәлгән кандидатлар өчен тавыш бирү түбәндәгечә булды:
Владимир Путин – 86,12 процент (18997 тавыш), Павел Грудинин – 6,23 процент (1374), Владимир Жириновский – 4,09 процент (903), Ксения Собчак – 0,91 процент (201), Григорий Явлинский һәм Максим Сурайкин – 0,52шәр процент (115әр тавыш), Сергей Бабурин һәм Борис Титов – 0,47шәр процент (103әр).
Иң зур рәхмәт, әлбәттә, сайлаучыларга! Алга таба да илебезне тагын да көчлерәк итүгә матур эшләребез белән лаеклы өлешебезне кертик,– диде район башлыгы Валерий Макаров.