Татар телен ничек сакларга? Бу сорау үзен татар дип санаган һәр кешене борчыйдыр бүген. Әгерҗенең 1нче гимназиясендә узган түгәрәк өстәл артына җыелышучылар алдына да нәкъ менә шушы сорау куелды.
Түгәрәк өстәл артына әти-әниләр, педагоглар, дини тәрбия бирүчеләр чакырылган иде. Алар әлеге сорауга карата үз фикерләрен җиткерделәр...
Иң беренче булып сүзне Наил Шәймәрданов алды. Әгерҗедә гомер кичерүче бу гаилә татар җанлы булуы белән аерылып тора. Аларның балалары да туган телебездә иркен аралашалар.
Шушы ук фикер 3нче балалар бакчасы мөдире Сания Каһарманова чыгышында да дәвам итте.
Замана баласы телевизор, интернет белән бик дус. Әлеге чыганаклар да татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен зур ярдәмче булып тора бүген. Әйтик, ТНВ каналындагы “Татарчаны җырлап өйрәнәбез“, “Переведи“ кебек тапшыруларны күпләр көтеп ала. Интернетта да нинди генә төркемнәр юк?! “ВКонтакте“ социаль челтәрендә генә дә татар телен өйрәнүдә ярдәмлек була алырдый “Әйдә“, “Мин татар баласы“, “Әлбәттә“ һәм башка шундый дистәләгән төркем бар. “Гыйлем“ порталында, Ютубта да күп андый төркемнәр.
Түгәрәк өстәлгә Ижау мәктәпләрендә татар телен укытучы мөгаллимнәр дә чакырылган иде.
Район мәгариф бүлегенең татар теле буенча методисты Лилия Әхмәтова 12 апрельдә Иж-Бубый мәктәбендә узачак Буби укуларының үзенчәлекләре белән таныштырды. Быел әлеге укуларда ике яңа юнәлеш барлыкка килгән. Беренчесе – “Бөек педагоглар Шиһабетдин Мәрҗани, Лев Толстой, Риза Фәхретдин, Каюм Насыйри хезмәтләрендә милли үзаң үсеше”, икенчесе – “Мөхлисә Буби кебек казыя булсам, туган телне һәм милләтне саклау өчен нинди законнар кабул итәр идем?“ дигән сорауга җавап эзләү.
Бик күп дини мәҗлесләрне тәрбияви вәгазьләре белән баетучы Рәмзия ханым Шәймөхәммәтова да туган телебезне саклауга карата үз фикерләрен җиткерде.
Ә без, үз чиратыбызда, мәктәп укучыларының иҗатын киләчәктә “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы битләрендә даими яктыртып барырга вәгъдә бирәбез. Шуңа сездән туган телебездә матур язмалар көтәбез, яшь дуслар.
Гимназия мөгаллиме Әлфинә Ризванова быел “Мин татарча сөйләшәм“ акциясен барлык шәһәр мәктәпләре укучылары катнашында уздыру тәкъдиме белән чыкты. Сөйләшү барышында туган телебезне саклауга кагылышлы башка тәкъдимнәр дә яңгырады. Аларның һәркайсы мөһим, әлбәттә. Шулай да бу очракта иң әһәмиятлесе – бердәмлектер, мөгаен. Гаилә, балалар бакчасы, мәктәп, китапханә, матбугат чарасы һәм башкалар бердәм булып туган телебезне саклауга үз өлешен кертергә тырышканда гына нәтиҗәсе дә үзебез теләгәнчә булыр.