24 март – Халыкара туберкулезга каршы көрәш көне. Ул быел “Туберкулезны туктат“ дигән девиз астында уза.
Туберкулез белән авыручылар саны буенча Әгерҗе районында күрсәткечләр уртача республиканыкыннан югары булып кала бирә. Бүгенге көндә әлеге авыру белән район хастаханәсе поликлиникасында 50 кеше исәптә тора, шуларның 27сен узган ел куйганнар. Быел да әлеге авыру ике кешедә ачыкланган инде.
Әлеге авыруны кисәтүдә төп чаралар – балаларга туберкулезга каршы прививка ясау, туберкулез авырулы кешеләрне махсус стационарларга урнаштыру һәм дәвалау. Ә туберкулез булган чыганакларда тиешле профилактик эш уздыру. Бу йогышлы авыру белән көрәштә гигиена кагыйдәләрен үтәү, сәламәтлекне ныгыту чаралары уздыру да әһәмиятле. Тагын бер мөһим чара – елына бер тапкыр флюорография узу.
Флюорографик тикшеренүнең мөһимлеген искәртү максатыннан район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлекчәсе вәкилләре белән берлектә шәһәр урамында “Туберкулезны туктат“ дип аталган акция уздырдылар. Аның кысаларында халык арасында әлеге авыру хакында аңлату эшләре алып бардылар һәм буклетлар тараттылар.