Авыл җирлекләре йөзүдә сыналды

2018 елның 26 марты, дүшәмбе

Авыл җирлекләре һәм Әгерҗе командалары арасында узучы традицион район спартакиадасы дәвам итә. Быелгы программага беренче тапкыр йөзү буенча да ярышлар кертелгән иде. Авыл җирлекләре әлеге спорт төрендә җитезлекләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.

“Олимп“ спорт комплексы бассейнында узган эстафетада һәр җирлектән өчәр ир-егет һәм бер хатын-кыз 25әр метр ара узды. Ярышның төп максаты – ярышта авыл җирлекләре Советлары хезмәткәрләре катнашу иде. Авыл командалары белән бергә район Советы һәм башкарма комитеты аппаратлары хезмәткәрләре дә сыналды.

Шулай итеп, урыннар түбәндәгечә билгеләнде.

Беренчедә – Сарсак-Омга авыл җирлеге: Светлана Петрова, Алексей Маркитонов, Дмитрий Панфилов, Сергей Маркитонов.

Икенчедә – Бима авыл җирлеге: Любовь Самуткина, Эдуард Михайлов, Владимир Атнабаев, Владимир Шамеев.

Өченчедә – Иж-Бубый авыл җирлеге: Рузана Исламова, Рифат Мөхәммәтҗанов, Раиф Ваһапов, Илдус Чуков.

Дүртенчедә – Тирсә, бишенчедә – район башкарма комитеты, алтынчыда – Кадыбаш, җиденчедә Девәтернә командалары.

Шулай итеп, спартакиада программасына кертелгән чаңгы, дартс, кул көрәше, аркан тарту, волейбол ярышлары артта калды. Алга таба командаларны шашка, шахмат, бадминтон бәйгеләре һәм гаилә эстафетасы көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International