“Алтын ачкыч“ балалар бакчасында район семинары узды

2018 елның 26 марты, дүшәмбе

1нче “Алтын ачкыч“ балалар бакчасында “Милли мәдәният – мәктәпкәчә укыту учреждениеләрендә этномәдәни кыйммәтләр интеграциясе чарасы“ темасына район семинары узды.

“Алтын ачкыч“та “Дуслык таҗы“ проекты төзеп, шуның нигезендә максатчан эш алып барылган. Һәр төркем Идел буенда яшәүче бер республиканы сайлап, шул халыкларның мәдәниятен тирәнтен өйрәнгән. Шуның нигезендә төркемнәрдә кечкенә музейлар төзегәннәр, аның белән башка төркемнәрдә тәрбияләнүчеләрне дә таныштырганнар. Киңкырлы бу эшчәнлеккә ата-аналар, төрле милләт вәкилләре, балалар китапханәсе хезмәткәрләре дә җәлеп ителгән.

Районнан семинарга килүчеләр занятиеләрдән өзекләр дә карадылар, мәктәпкәчә белем бирү учреждение педагоглары өчен мастер-класста үзләренең осталыкларын арттырдылар. Шулай ук 3нче балалар бакчасы иҗади төркеменең музыкаль чыгышын тамаша кылдылар.

“Алтын ачкыч“ райондагы дүрт балалар бакчасына база белем бирү учреждениесе булып торганлыктан, аңа караган Кичкетаң бакчасыннан Сәрия Саматова төрле яшьтәге төркем балалары өчен бик файдалы занятие үрнәген күрсәтте.

Зур бәйрәмне хәтерләткән бу матур чара Идел буе халыклары дуслыгы фестивале белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International