Районыбызда яшь иҗатчыларны берләштерүче “Көмеш каләм“ фестиваленең матур үткәне, үзенә генә хас традицияләре бар. Кадыбаш мәктәбендә узган уналтынчы район бәйгесенә кайчандыр каләм чарлаган укучыларның балалары килүе бу фестивальнең тамыры тирән һәм нык булуы турында сөйли. Димәк, киләчәге дә якты һәм өметле аның.
ИҖАТКА ЗУР ЭТӘРГЕЧ ЯСАУЧЫ БӘЙГЕ
90нчы еллар ахырында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гәүһәрия Шәймәрданова тәкъдиме белән районда киң колач белән уздырыла башлаган иде бу бәйрәм. Һәр елны диярлек язның матур бер көнендә укучылар районыбыз язучылары кулы астында иҗат мәйданында чарланалар. Каләм осталарының да очрашу, фикер алышу, үсеп килүче буынга теләк-тәкъдимнәрен җиткерү урыны ул.
Быелгы бәйгенең Кадыбашта уздырылуы очраклы түгел. “Тугыз елдан соң без яшь иҗатчыларны үзебездә кабул итүгә бик шат“, диделәр оештыручылар. Әлеге мәктәп, узган ел “ТР гомуми белем бирү оешмаларында дәүләт телләрендә иң яхшы укыту тәҗрибәсе“ бәйгесендә җиңү яулап, бер миллион сум грантка лаек булган иде. Белем бирү йорты каләм чарлаучы балалары белән дә дан тота. Күпьеллык педагогик хезмәт стажлары булган тәҗрибәле татар теле мөгаллимнәре Эльмира Рәсүлева һәм Гөлшат Садыйкованың тынгысыз хезмәтләре нәтиҗәсе ул.
МАКТАУЛАР ДА, КИМЧЕЛЕКЛӘР ДӘ БУЛДЫ
Бәйгегә иҗат утында янучы, язма-шигырьләре төрле матбугат басмаларында еш күренүче укучылар килгән иде. Алар үзләрен “Яшь хикәяче“, “Яшь хәбәрче“, “Яшь шагыйрь“, “Нәфис сүз“ номинацияләрендә сынадылар.
Әйтергә кирәк, биремнәр гади түгел иде. Мәсәлән, яшь хәбәрчеләр алдына туган авылың яки шәһәреңдәге атамалар турында мәкалә яки радиотапшыру әзерләргә дигән бурыч куелды. Укучылар сынатмаганнар: авыл-шәһәр исемнәренең каян килеп чыгышы, атамаларның ни өчен шулай йөртелүе турында матур гына язмалар әзерләгәннәр.
Илүзәнең иҗатка гашыйк кыз икәне күренеп тора. Сөйләме матур, бай, җөмләләре төзек. Әле ул хикәяләр язам дип тә сөендерде. Киләчәктә аны “Яшь хикәяче“ номинациясендә дә күрергә язсын.
“Яшь шагыйрь“ бәйгесендә катнашучыларны районыбыз шагыйрәләре Әлфирә Низамова һәм Наилә Харисова бәяләделәр.
Ә менә “Нәфис сүз“ номинациясе укучыларның, киресенчә, шигърияткә гашыйк булуларын раслады. Жюри әгъзаларына җиңүчеләрне сайлап алу өчен авыргарак та туры килде. Чөнки һәр чыгыш күңел кылларын тибрәтерлек булды.
1нче гимназиянең 11 сыйныф укучысы Илнар Мөстәхимов әлеге номинациянең ачышы булды дисәк тә, ялгышмабыз. Илнар бәйгедә үзен беренче тапкыр сынады, әмма сынатмады. Баласын саклап калу өчен туңып вафат булган ана турында шигырь сөйләде ул. Аның тарафыннан әлеге шигырь яңгыраганда тамашачылар да күз яшьләрен тыя алмадылар.