Әгерҗедә Полиция Кубогына узучы хоккей турнирына старт бирелде

2018 елның 27 марты, сишәмбе

Бүген Әгерҗедә ТР Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы бүлеге Кубогына узучы хоккей турнирын ачу тантанасы булды.

Әлеге турнир Әгерҗедә Боз сарае ачылган 2008 елдан бирле уздырылып килә. Быел аның түгәрәк юбилее. Шушы вакыт эчендә бозда Россиянең төрле төбәкләреннән ел саен бишәр команда катнашкан, 800дән артык яшь хоккейчы җиңү өчен җан аткан. Әгерҗенең “Спутник“ командасыннан гына өч хоккейчы Бөтенроссия ярышлары призерлары булган. Унынчы тапкыр узучы быелгы турнирда 2003 елгы хоккейчылар осталыкларын күрсәтә. Әгерҗенең “Спутник“, Ижауның “Гвоздика“ һәм “Торпедо“, Чайковскиның “Викинг“, беренче тапкыр әлеге бәйгедә сыналучы Красноуфимскиның “Сокол“ командаларын сәламләргә район башлыгы Валерий Макаров, шушы турнирны оештыручы, район эчке эшләр бүлеге белән күп еллар җитәкчелек иткән Азат Мусин, әлеге матур традицияне дәвам итүче, елның-елында хоккейчыларны кыйммәтле бүләкләр белән сөендерүче бүлек начальнигы Ренат Ибраһимов, районыбыздагы хоккей федерациясе президенты Илдус Шәймөхәммәтов килгәннәр иде. Алар яшь хоккейчыларга уңышлар, матур җиңүләр теләделәр.
  • Без беләбез: сез барыгыз да көчле, бердәм команда. Матур уен күрсәтерсез, Әгерҗедән озак вакыт күңел түрегездә сакланырдай кичерешләр белән китәрсез дип ышанабыз, – диде Валерий Владимирович.
Турнирны ачу тантанасыннан соң хоккейчылар бозга чыктылар. Беренче уенда Ижауның “Гвоздика“ һәм Әгерҗенең “Спутник“ командалары сыналды. Уен әгерҗелеләр файдасына 4:1 исәбе белән төгәлләнде. Көндәшләре капкасына алканы Кирилл Шәехов, Кирилл Плеханов, Альберт Дериглазов, Данис Ниматов керттеләр.
  • Без узган ел Кубокны яулаган идек. Быел да көндәшләребезгә сынатмаска тиеш. Моның өчен без бар көчебезне куячакбыз, диде “Спутник“ командасы капитаны Александр Белов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International