Әгерҗенең нәни спортчыларын хоккейчылар сафына кабул иттеләр

2018 елның 27 марты, сишәмбе

Бүген Әгерҗенең Боз сараенда хоккей белән шөгыльләнүче 7-8 яшьлек иң нәни спортчыларны хоккейчылар сафына кабул иттеләр.

Дүрт яшь төркемендә шөгыльләнүче хоккейчылар боз өстендә матур алымнар күрсәттеләр. Аннан “Спутник“ның иң кечкенә командасы җитәкчеләр алдында ант бирде. Нәни уенчыларга өлкән дуслары алкалар һәм махсус значоклар бүләк иттеләр. Мондый бүләкләрне алар район башлыгы Валерий Макаров, ТР Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы бүлеге начальнигы Ренат Ибраһимовка да тапшырдылар.
  • Әгерҗенең “Спутник“ хоккей командасы Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә танылу алды. Без шушы кечкенә малайларның да абыйлары үрнәгендә тырышып шөгыльләнеп, матур җиңүләр яулауларын телибез, диде Валерий Владимирович һәм нәни спортчыларга уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International