Район спартакиада программасына кертелгән чаңгы, дартс, кул көрәше, аркан тарту, волейбол, йөзү ярышлары артта калды. Алга таба командаларны шашка, шахмат, бадминтон бәйгеләре һәм гаилә эстафетасы көтә.
Спартакиадада әлегә Тирсә командасы – лидер. Алар исәбендә 282 очко.
Икенче урында, 229 очко туплап, Сарсак-Омга авыл җирлеге.
Өченчедә – 202 очко җыйган Бима командасы.
Дүртенчедә – Әгерҗе (199 очко).
Бишенчедә – Иж-Бубый (198 очко).
Алтынчыда – Кичкетаң (168 очко).
Җиденчедә – Азево (164 очко).
Сигезенчедә – Исәнбай (147 очко).
Тугызынчы-унынчыда – Кодаш, Кадрәк (105 очко).
Унберенчедә – Иске Эсләк (70 очко).
Уникенчедә – Күләгәш (64 очко).
Унөченчедә – Кырынды (63 очко).
Ундүртенчедә – Көчек (58 очко).
Унбишенчедә – Девәтернә (50 очко).
Уналтынчыда – Кадыбаш (43 очко).
Унҗиденчедә – Иске Эсләк (29 очко).
Унсигезенчедә – Яңа Бәзәкә (10 очко).