Бүген – матәм көне

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

Кемеровода коточкыч фаҗига сәбәпле, бүген матәм көне игълан ителде.

Россия Президенты Владимир Путин 28 мартны матәм көне итеп игълан итү турында указны имзалады.

Әләмнәр төшерелде, күңел ачу чаралары уздыру тыелды.

Исегезгә төшерәбез: Кемероводагы сәүдә комплексында чыккан янгында 64 кеше һәлак булды, аларның күбесе балалар булуы билгеле.

Мондый ачы хәсрәт күргәннәргә Ходай сабырлык һәм түземлек бирсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International