Иж-Бубыйда яшәүче Гөлнар–Илдус ФӘЙЗУЛЛИНнарның абзарларында сигез сөтлебикәләре мөгрәп тора. Итлеккә, сатарга бозаулар асрыйлар. Узган елның көзеннән пилмән, мантылар ясап сата башлаганнар. Илдус абыйга – 60, Гөлнар апага 55 яшькә җитәргә санаулы гына айлар калып баруга карамастан, җир җимертеп дөнья көтәләр авыл уңганнары.
АБЗАР ТУЛЫ – МАЛ
Барысы да җиде ел элек башлана. Гомер буе авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйган Илдус абый, колхоз таралгач, эшсез кала. Мәктәптә ашханәдә эшләгән Гөлнар апаның да хезмәт хакы ташка үлчим була. Моңа кадәр дә өч-дүрт баш мөгезле эре терлек асрап, азмы-күпме керем алган гаилә башлыгы, “Россельхозбанк“тан ташламалы кредит алып, Менделеевтан 13 баш буаз тана алып кайта. Йә чирләп, йә бозаулый алмыйча, аннан лейкоз авыруы чыгып берничәсен суярга да туры килә. Шулай итеп, сыерлар саны сигезгә кала.
Иж-Бубыйда сыер асраучылар бармак белән генә санарлык булганлыктан, авыл көтүен туктаталар. Шул сәбәпле, Фәйзуллиннарга аерым көтүче ялларга туры килә. Имзар Мөниров җәен сыерларны көтүгә алып чыкса, кыш көннәрендә хуҗага маллар карашырга ярдәм итә. Үзләренең сыер савучылары да бар. Эльза Николаева, иртәле-кичле килеп, сөтлебикәләрне сава. Хуҗалар эшчеләр белән ай саен исәп-хисап ясыйлар.
Илдус абый Хөкүмәттән ярдәм көтеп ятмый. Барысын да үз тырышлыгы белән таба. Өчәр сыер асраучыларга бушлай бирелә торган саву аппараты артыннан да йөрмәгән, сатып алган.
Моңа кадәр тапкан табышларына абзарларын яңартканнар, өйләренә янкорма җиткергәннәр, машина сатып алганнар.
ИСӘП-ХИСАПНЫ – АТНА САЕН
Фәйзуллиннар сыер күпләп асрый башлаган беренче көннән үк сөтләрен Тирсәдәге шәхси эшмәкәр Харисовларга тапшыралар. Бүгенге көндә исәп-хисапны бер литр сөткә 19 сум белән атна саен ясыйлар икән.
Кемнән генә сорасаң да, Фәйзуллиннарның сөте бик тәмле, диләр. Ә моның сере бик гади. Ел дәвамында сөтлебикәләрен чөгендер түбе белән “сыйлыйлар“. Ә бу сөтне арттыра да, тәмләтә дә, диләр.
БӨТЕНЕСЕН САТЫП АЛАЛАР
Хуҗалар терлекләргә азыкны сатып алалар. Аларның чәчүлек, печән җирләре юк.
Бөртеклеләрне онга үзе әйләндерә. Тегермәнне көн саен диярлек кабызырга туры килә хуҗага.
Абзарда кул көчен киметү өчен бөтен уңайлыкларны булдырганнар. “Тиресне дә тәрәзәдән генә ыргытабыз“, дип шаярта Илдус абый.
Фәйзуллиннар гаиләсе бик яратып озынколаклар да үстерә әле. Читлектәге нәселле куяннарына күз тимәсен.
ПИЛМӘН ДӘ ЯСЫЙЛАР
Узган елның көзендә сыерлар ташлана башлап, сөт сатудан табыш кимегәч, хуҗабикә пилмән ясап сату эшенә керешә. Хәзерге вакытта көнаралаш унар кило пилмән ясыйлар.
Уңган хуҗабикәнең пилмән-мантыларын да бик яратып алалар икән. Иж-Бубый халкы да, әгерҗелеләр дә сорап кына торалар, ди.
Өлкәнәеп барсалар да, эштән тәм табып яши Фәйзуллиннар. Әгерҗедә яшәүче кызлары Чулпан гаиләсе белән, үзләре белән яшәүче уллары Резил – аларның уң куллары.