Фирзәр Мортазинга “Татарстанның халык артисты” исеме бирелде

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

Музыка сәнгатен үстерүгә керткән хезмәте өчен Фирзәр Мортазинга мактаулы исем бирү турында карарны Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

(Казан, 26 март, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  музыка сәнгатен үстерүгә керткән хезмәте өчен татар эстрадасы йолдызы, Буа дәүләт драма театрының музыка бүлеге җитәкчесе Фирзәр Мортазинга “Татарстанның халык артисты” исемен бирү турында карарны имзалаган. Бу документ 24 мартта Татарстан Президенты сайтында чыккан.

Шулай ук әлеге карар нигезендә Г. Тукай исемендәге Татар филармониясенең Татарстан дәүләт халык уен кораллары оркестры артисты Ольга Вайссбеккер музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен “Татарстанның халык артисты” исеменә лаек булды. Ольга Вайссбеккер оркестрда нигез салынганнан бирле эшли һәм киләсе елга иҗади эшчәнлегенең 25 еллыгын билгеләп үтәчәк.

Чаллы драма театры артисты Рафик Каюмовка театр сәнгатен үстерүгә керткән хезмәте өчен “Татарстанның халык артисты” исеме бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International