Иж-Бәйки авылында Набережная урамындагы бер йорт яна.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә ут телләре йортны камап алган була инде. Йорт хуҗасы – 88 яшьлек картның да гомерен саклап кала алмыйлар.
Янгынның сәбәбе – электрүткәргечләрнең төзек булмавы. Сүз уңаеннан: узган ел да әлеге хуҗалыкта шундый күңелсез хәл була. Ул вакытта бабайның мунчасы яна. Гомумән, ел башыннан Әгерҗе районында дүрт янгын булды, аларда өч кешенең гомере өзелде.