Районда “Ел укучысы“ бәйгесе узды

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

1нче гимназиядән Рената Яппарова, 2нче мәктәптән Элина Дәүләтшина, 3нче мәктәптән Эрик Гыйззәтуллин, Бимадан Анна Самуткина, Салагыштан Шәфәгать Шакиров, Тирсәдән Лиана Луканина, Сарсак-Омга лицееннан Диләрә Ганиева – “Ел укучысы–2018“ бәйгесендә җиңү өчен белем һәм осталыкларын күрсәттеләр.

Район күләмендә уздырылган “Ел укучысы“ бәйгесендә җиде мәктәптән талантлы, акыллы, белемле, теләсә кайсы хәлдән җиңел генә чыгу юлын белүче оста укучылар катнашты. Алардагы энергиягә, креатив идеяләргә сокландык, белемгә омтылышларын, эшкә иҗади якын килә белүләрен, спорт, тормышны яратуларын күреп сөендек.    

“Бу дөньяда минем ролем“ дигән иҗади презентация вакытында егет-кызлар “Кайда тудым, шунда кирәк булдым“ дигән теманы ачып бирделәр. Укучылар берничә минутлык чыгышлары вакытында тормышны, туган якны, газиз авылларын яратуларын шигырь, җыр, күргәзмәгә куелган эшләре аша ачып бирделәр.

  • Безгә Мәскәү, Питер, Париж кирәкми. Без туган Әгерҗебездә бәхетле, – диделәр алар.

“Мин – лидер“ бәйгесендә катнашучыларга Лев Толстойның “Әхлак ягыннан сәламәт булу өчен үзеңне физик яктан селкетү мөһим“ дигән фикере белән килешү-килешмәвеңне дәллиләргә кирәк иде. Бу укучыларда бәхәс уятты. Әхлакый сыйфатларны кеше гаиләдә, әдәби китап укыганда да үстерә ала, диделәр. Язучы биографиясе белән ныклап танышканна аның оста аучы булуы, атта, велосипедта йөрергә, балалары белән халык уеннары уйнарга яратуы турында сөйләделәр. Болар да әхлакый сыйфатларны үстерә, диделәр бәйгедә катнашучылар.

“Акыллы технологияләр“ дип исемләнгән мастер-класс вакытында жюрины осталыклары белән таң калдырдылар. Шарлардан ясалган чәчәкләргә, җиләк-җимештән ясалган “Тропик гаилә“гә һәм башка эшләнмәләргә сокланмый мөмкин түгел иде. Ә Рената Яппарова мнемотехника технологиясе ярдәмендә күләмле мәгълүматны истә калдырырга мөмкин булуын дәлилләп күрсәтсә, Диләрә Ганиева электрон автоматлаштырылган мохиттә Уңыш көндәлеге ясап булуын дәлилләде.

Иң соңгы бирем “Мин – гражданин“ темасына укучылар өйдә әзерләнеп килгәннәр иде. Аларның һәрберсе әлеге темага үзләренең төпле фикерләрен җиткерделәр.

“Ел укучысы“ исеменә 1нче гаимназиядән Рената Япппарова лаек булды. Шәфәгать Шакиров һәм Элина Дәүләтшина – призерлар, калган катнашучылар лауреат булдылар.

Рәсимә ГАРИФУЛЛИНА,

район мәгариф идарәсе методисты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International