Әгерҗедә яшәүче Шамил ГАРИФУЛЛИН күпләргә оста анекдот сөйләүче буларак яхшы таныш. Бу аның бердәнбер яраткан шөгыле генә түгел.
ҺӘР АГАЧНЫҢ ҮЗ БИЗӘГЕ
Шамил Шәүкәтович белән ныклап танышуыбыз узган елның көзендә “Орешник“та йөгерү ярышлары вакытында булды. Лаеклы ялга чыкканнан соң Шамил абый балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә эшли иде. Ә бу көнне аны бер этапка инструктор итеп билгеләгәннәр. Аның йөгерешчеләр узып китүгә кечкенә балтасы белән шоп-шома ботакларны чабып бер өемгә туплавын күзәтеп тордым да түзмәдем, аларның нигә кирәклеге турында сораштыра башладым. Оста түгәрәкләп киселгән әлеге агач кисәкләрен – “медальоннар“ны кечкенә өстәлләрнең өстен ясау өчен куллануын әйтте. Һәм һәр агачның үз бизәге булуы турында да сөйләде.
ӨСТӘЛ АЯКЛАРЫ – АККОШ ФОРМАСЫНДА
Әлеге “медальон“нарны иң башта циркуляркада кисәргә кирәк. Аның өчен теләсә нинди агач – имән, алмагач, груша, чыршы, нарат, хәтта акация дә ярый икән.
Соңыннан кирәкле формада тышчаны әзерләп “медальон“нарны тезәсең. Буш урыннарын эпоксид җилеме белән тутырасың. Араларына слива, чия ботаклары, алюминий яки бакыр ваклары саласың. Җилем кипкәннән соң, тигезлисең дә, лаклап куясың. Шулай итеп өстәлнең өсте әзер дә була. Аннан аякларын гына ясыйсы кала. Күптән түгел бу яңа өстәленә аккош формасында аяклар ясаган оста. Бик матур килеп чыккан!
ӘТИСЕННӘН КҮЧКӘН ШӨГЫЛЬ
Агач эшенә осталык Шамил абыйга әтисеннән күчкән.
ЕРАК МОРДОВИЯДӘН БАШЛАНА
Агач эшенә мәхәббәт Мордовиядә яшәгәндә башлана остада. Казан югары уку йортларында белем алганда танышкан Шамил–Рәсимә Гарифуллиннар 1978 елда Мордовиягә китәләр. Ичалковский районында Шамил санэпидемстанциядә – табиб, Рәсимә педагогия училищесында китапханәче булып эшли.
Иренең уйларын аңлап алган Рәсимә ханым китапханәдән агачтан бизәп ясау эшенә өйрәтүче китап алып кайта. Әлеге китап бүген дә аларның өендә иң кадерле урында саклана.
Шамил абый иң башта технологияне өйрәнә. Төрле бизәкләр эзли, үзе дә төшерә, уйлый, эзләнә, ясый... Барлык бизәкләрне пөхтәләп аерым папкага туплап бара.
ТЫНЫЧЛЫК АЛАМ
Линейка, каләм, циркуль, транспортир, махсус пычак – менә шушы инструментлар ярдәмендә могҗизалар тудыра оста. Кухняда кулланыла торган дистәләгән такталар, йон эрләү кабасы, чәчәк чүлмәкләрен каплау өчен вазалар һәм башка бик күп эшләнмәләре бар аның.
БАБАЙДАН – ОНЫККА
Өйләрендәге җиһазларның да күбесе Шамил абый кулы белән ясалган. Нәрсәгә генә тотынса да, кәрҗин үрүгәме, битлек кисәргәме – барысын да булдыра. Ул ясаган пычаклардан гына да тулы бер коллекция барлыкка килгән.
Остаханәдә бабасы янында хәзер кечкенә оныклары Булат та кайнашырга ярата.
Екатерина САМСОНОВА.