1 апрельдән социаль пенсия арта

2018 елның 30 марты, җомга

1нче апрельдән социаль пенсиянең уртача күләме 9 мең 62 сум булачак.

1 апрельдән социаль һәм дәүләт пенсияләре 2,9 процентка индексацияләнә. Дәүләт пенсиясен алучы хәрбиләрнең, радиация яки техноген һәлакәтләрдә зыян күрүчеләрнең, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, “Ленинград боҗрасында яшәүче” билгесе белән бүләкләнүчеләрнең, космонавтларның, шулай ук хәрби хезмәттә һәм Чернобыльдә һәлак булганнарның эшкә яраксыз гаилә әгъзаларының пенсияләре артачак.

Татарстанда шушындый пенсия алучылар саны - 81 мең кеше.

Социаль пенсияне Татарстанда 78 меңнән артык кеше ала. Әлеге очракта индексация пенсионерның эшләү-эшләмәвенә бәйле булмаячак. Ягъни һәр кешенең пенсиясе 2,9 процентка индексацияләнә.

Татарстанда уртача пенсия күләме 8 мең сумнан артык. 1 апрельдән социаль пенсиянең уртача күләме 9 мең 62 сум булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International