Бүген Ижауда узучы “Татар кызы“ бәйгесендә Әгерҗе кызы да катнаша

2018 елның 30 марты, җомга

Бүген Ижауда “Татар кызы-2018” республика конкурсының йомгаклау туры уза.

Анда Удмуртиядән һәм Татарстаннан 16-25 яшьлек 8 кыз катнаша. Әгерҗе кызы Аидә Мәгъдәнурова да “Татар кызы“ исемен алу өчен осталыгын күрсәтә. Кызлар татар телен һәм мәдәниятен белү дәрәҗәсен, иҗади сәләтләрен һәм үзләрен милли киемнәрдән күрсәтәчәк.

Конкурс җиңүчесенә “Татар кызы-2018” мактаулы исеме һәм бүләккә тун биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International