Әгерҗенең “пятачок“ өлешендә “Тоннель“ операциясе кысаларында транспорт чаралары белән идарә итүчеләрне тикшерделәр.
Чара укучыларның язгы каникулы вакытында оештырылганлыктан, төп игътибар яшь пассажирларны йөртүгә юнәлтелде. Операциягә ЮХИДИ инспекторларының өч экипажы җәлеп ителде. Ике сәгать эчендә 33 тәртип бозу очрагы ачыкланды. Шуның 4есе – балаларны махсус җайланмаларсыз йөртү, 4есе – иминлек каешларын такмау, тагын шуның кадәр ОСАГО полисы булмау белән бәйле. Штраф буенча бурычлары булган 5 шофер тоткарланды.Көн дәвамында 64 тәртип бозу очрагына юлыктык. Кискен тәртип бозучылар, руль артына исерек килеш утыручылар тоткарланмады, ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег Капилов. – Шоферлар юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, һава шартларын истә тотарга кирәклеген, ә җәяүлеләр киемнәрендә яктырткыч элементлар булырга тиешлеген онытмасыннар иде.