Бер төркем дин кардәшләребез Татарстан Диния нәзарәтендә дини курсларда гыйлемнәрен камилләштерделәр.
Дини курсларда Бөгелмә, Әлки, Саба районнарыннан килгән дин кардәшләребез белән бергә райондашларыбыз да гыйлем эстәделәр. Менә алар – Иж-Бубый мәчете имамы Котдус хәзрәт Сәләхиев, Иж-Бәйкидән Рафаэль хәзрәт Касимов , Красный бордан Рәшит ага Мөхәммәтдинов, Әгерҗедән дин кардәшебез Рәфикъ Шакиров, Биектау мәчете имамы Рамил хәзрәт Фәтхуллин.
Минем өчен бу укулар бик тә файдалы булды. Психология, конфликтология кебек фәннәрне өйрәнү, Исламда дини агымнар һәм секталар турында дәресләр боларның барысы да безнең эшчәнлектә бик тә кирәк. Без бит һәрчак халык арасында. Шуңа имам ул җитәкче дә, психолог та, оештыручы да була белергә тиеш. Әлеге курсларда безгә нәкъ менә шуларның асылын аңлаттылар, – ди Рамил хәзрәт.
Курслар барышында дини гыйлемнәр туплау белән генә чикләнмичә, башка яклап белемнәрне арттыру мөмкинлеге дә тудырылды. Әйтик, танылган татар галиме, дин эшлеклесе Каюм Насыйри музеена бару, анда бик күп мәгърифәтчеләрнең тормыш юлы, эшчәнлеге белән танышу минем өчен бик тә файдалы булды. Киләчәктә әлеге галимнәрнең тормыш юлын тагын да ныклап өйрәнергә дигән максат белән кайттым, ди Рәшит ага.
- Укулар бик яхшы оештырылган иде. Намаз уку, гыйлем арттыру өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Безнең белән бер бинада Коръән хафизлар да яшәделәр. Коръәнне яттан белүчеләр белән аралашу шәхсән минем үземә рухи ныклык бирде. Бик күп сорауларга җаваплар да алдым. Кардәшләремә киңәшем шул: әгәр дини курсларда катнашу мөмкинлеге бирелә икән, һичшиксез файдаланыгыз. Мин үзем өчен әлеге курсларның дәвамлы булуын телим, диде Рәфикъ Шакиров.