Әгерҗе имамнары - Болгар Ислам академиясендә

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

Болгар Ислам академиясендә уздырылган “Имамнар өчен дини мөселман оешмалары белән идарә итү теориясе һәм практикасы“ дип аталган укуларда Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин, Төрдәле мәчете имамы Зөфир хәзрәт Зарипов катнаштылар.

  • Минем Болгар Ислам академиясенә өченче баруым инде. Барган саен аның матурлыгына, уку өчен аудиторияләрнең заманча булуына сокланып кайтам. Шәкертләр аерым бүлмәләрдә яшиләр. Намаз укыр өчен пыяла түбәле зур бүлмә тәгаенләнгән. Биредә магистр һәм докторлар әзерлиләр. Аларга биш гарәп укытучысы белем бирә.

Ә без курсларда Башкортостан, Кырымнан килгән дин кардәшләребез белән бергә укыдык. Безгә дә дәресләрне гарәп шәехлары укытты. Без алар белән тәрҗемәчеләр ярдәмендә аралаштык. Гакыйдә, фикһ фәннәрен камил белүче дин әһелләреннән үзебез өчен бик күп мәгълүмат алдык.“Казан нуры“ мәчете имамнарының мастер-класслары да безнең өчен бик файдалы булды. Алар әлеге мастер-классларда мәчетләренең эшчәнлеге белән таныштырып кына калмыйча,  үз үрнәкләрендә Аллаһ йорты эшчәнлеген алып баруны да тәкъдим иттеләр, – ди Габделкәрим хәзрәт.
  • Минем дә изге Болгар җирләренә беренче генә баруым түгел инде. Әмма дини курсларда тәүге тапкыр катнаштым. Әлеге җирләргә барган саен андагы үзгәрешләргә шаккатып кайтам. Бу юлы да экскурсияләр барышында үзем өчен бик күп яңа ачышлар ясадым. Күптән түгел генә сафка баскан алты катлы тарихи музей игътибарымны аеруча җәлеп итте. Андагы экспонатларның күплеге һәм төрлелеге, зәвык белән урнаштырылуы, экскурсоводларның бик тәфсилләп сөйләве болар барысы да озак вакытларга җитәрлек рухи азык бирде. Курслардан кайтканыма инде ничә көннәр узса да, күңелем белән әле һаман шунда мин. Киләчәктә тагын бару мөмкинлеге булса, һичшиксез изге урыннарга сәфәр кылачакмын, – ди Зөфир хәзрәт Зарипов та.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International