1нче гимназиянең яшь инспекторлары республика бәйгесенә бара

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

“Куркынычсыз тәгәрмәч“ район бәйгесендә алты мәктәптән катнашкан командалар беренче медицина ярдәме күрсәтү, юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча биремнәрне үтәделәр, велосипедта фигуралы йөрү осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук Яшь инспекторлар хәрәкәте оешуга 45 ел тулуга багышланган иҗади бәйгедә сыналдылар.  

1нче гимназия, Кырынды, Көчек мәктәпләре призлы урыннар алды. Җиңү яулаган 1нче гимназия командасы Чаллыда узачак республика бәйгесендә район данын яклый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International