Тирсәдә яшәүче газиз кешебез Раушания НИЗАМБИЕВА исеме газета укучыларыбызга язмалары аша таныш булса, Тирсә халкы, укучылары, хезмәттәшләре арасында ул үз эшенә чын күңелдән бирелгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак хөрмәт яулады. Ә безнең өчен, әлбәттә, кадерле, назлы, сөекле әни ул.
Әниебез әби-бабамның йөзенә беркайчан да кызыллык китермәгән, яхшы укыган, аларга һәрчак булышу җаен тапкан. Ул – хәзер дә әбиемнең уң кулы. Ял көннәрендә әбиемне дә үзебезгә кунакка чакырып әни пешергән камыр ризыклары белән гөрләшә-гөрләшә чәй эчүләрне бернигә дә алыштырмас идем мин.
Моннан 26 ел элек Кичкетаңга Низамбиевлар гаиләсенә килен булып төшә ул. Әбекәем белән бабакаемның әниемә яратып эндәшүләре, аны бик тә хөрмәт итүләре – әле дә күз алдымда. Әбекәем авырып ятканда да: “Раушания, син пешергән тәмле шулпаны эчсәм, хәл кереп китәр иде” дип әйтү белән әни, ике дә уйламыйча, Кичкетаңга юл тоткан иде. Менә шундый олы җанлы, мәрхәмәтле килен булды безнең әни. Әтиемнең апалары да аны гомер буе яраткан сеңелләре итеп күрәләр.
Әтием дә әнисез бер секунд та тора алмый. Авылда Мәдәният йортына концертка гына чыгып китсәк тә, ярты сәгатьтән шалтыратып аны эзли башлый. Әтиебез сүз белән түгел, эш белән яратуын дәлилли – әни моны бик яхшы аңлый. Без җыелышып телевизор карарга яратабыз, бакча эшләрен күмәкләп башкарабыз. Түгәрәк өстәл артында теге яисә бу темага бәхәс куерткан чакларыбыз да еш була.
Тормышта әниебез бик күп роль башкара: ул – ышанычлы дус та, тәҗрибәле укытучы да, хөрмәткә лаек авылдаш та, моңлы “сандугач“ та, уңган хуҗабикә дә... Әмма нинди генә очракта да ул, иң беренче чиратта, әни. Сеңлем белән минем өчен утка-суга керергә әзер, безне тәрбияләүгә зур тырышлык куйган кадерле кешебез. Безнең чиста күңелле, гадел, ярдәмчел булуыбызда аның өлеше бик зур. Рәхмәт, әни. Бәйрәмең белән сине!
Илдания НИЗАМБИЕВА.