Бибел ИБРАҺИМОВ – Уразайның иң хөрмәтле кешеләренең берсе.
Мәктәпне тәмамлаганнан бирле тормыш аты дилбегәсен кулында нык тотучы чын авыл агае ул. Гомер юлында тырышлыгы һәм тәвәккәллеге белән яңадан-яңа үрләр яулап, бик күп һөнәрләр үзләштергән булдыклы авыл улы. Комбайнчы, электрик, эретеп ябыштыручы, тимерче... Хезмәт елларының төп өлешен Пушкин исемендәге колхозның Уразай авылында бригадир буларак узган.
– Безнең Уразай халкы бик эшчән, тырыш, сүзгә тапкыр. Бригадир булып эшләгәндә көннәр буе халык арасында булдым. Аларның җор теленә, осталыгына, зирәклегенә соклана идем. Мәзәкләр бит алар менә шул күргән, кичергәннәрдән туа. Мин дә шуларның кайберләрен язып алып төрле газеталарга юллый башладым. Җибәргән бере басыла торды. Иң күбе “Татарстан яшьләре“ газетасында дөнья күрде. Гонорар һәм “Көлдергечләр“ дигән кечкенә китапчыкларны күп җибәрделәр миңа ул елларда. Мәзәкләрем Ижауда нәшер ителүче “Яңарыш“та да еш басылды. Район газетасына да җибәргәнем булды, – ди Бибел абый.
Ул моннан ун ел элек туган авылында мәчет төзүдә дә башлап йөрүчеләрнең берсе булды. Шуннан бирле имам-хатип вазифасын башкара.
Бибел ага авыл елъязмасы кебек туплаган мәзәкләрен дә бик кадерләп саклый. Көлке көне уңаеннан аларның берничәсен “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы укучыларына да бик теләп тәкъдим итә.
Кемгә Пәссәй, кемгә Фәссәхетдин
Безнең авылда Пәссәй (аның чын исеме Фәссәхетдин булгандыр инде) исемле кеше бар иде. Ул ничектер үз алдына бер кеше иде.
Сугыш вакытлары. Аны әллә ничә тапкыр хәрби комиссариатка, сырхауханәгә чакыралар, тикшерәләр, бер чирен дә тапмыйлар. Карап торсаң чире дә юк, эш кушсаң киресен эшли дә көлеп тик тора. Ат җигәргә дисәң, атны арбага каратып җигә, анализга сидек сорасалар, су тутырып бирә... Ә кеше исәбендә тора, сугышка җибәрергә кирәк.
Аптырагач, Алабугага озатырга кирәк дигән карарга киләләр. Алабуга безгә 50 чакрым. Пәссәйне алып бару рәис урынбасары, сугыштан яраланып кайткан инвалид Мөхтәр абыйга йөкләнә. Колхозның иң әйбәт айгырын җигәләр. Барып җиткәч Мөхтәр абый Пәссәйне тиешле җиргә илтеп, тапшырганга документлар алып, Пәссәйне Алабугада калдырып кайтып китә. Авылга төнлә соң гына кайтып җитә.
Иртән иртүк идарәгә барганда тыкрык башында Пәссәйне күреп, чүт артына утырмый.
дип көлеп җавап бирә ул.
Пәссәй Алабугада нәрсә әйткәндер, ничек чыгарганнардыр, ничек кайтып җиткәндер, бер Аллаһ белсә дә үзе белә.
Шунысы хак: моннан соң аны хәрби комиссариатка да, сырхауханәгә дә чакырмадылар.
Кияү мунчасы
Кәшбетдин бабай белән Рәшидә әбиләргә ерак Гали авылыннан кунакка сеңлесе белән кияве килә.
Чәйләр эчкәч, кияү белән сеңел мунчага китә. Әби кияүнең киткәнен күрми кала. Кияүнең мунчада чишенеп ләүкәгә менеп утыруы була, әби мунчага килеп керә. Кияү, боларда шундый гадәттер инде дип, пиннек белән ал шәрифен каплый да ләүкәдә утыра. Сеңел дә телсез кала, аптырый. Әби иркенләп сөйләнеп йөри. Мунчала, сабын, тастымал күрсәтә, ләүкәгә күз дә салмый. Аннары “хәзер кияүне дә җибәрәм“ дип ләүкәгә таба килә башлый. Кияү: “Җиңгәй, нишлисең?“ дип кычкырып җибәргәч, әби оятыннан нишләргә белмичә, ләхәүләсен укып мунчадан “аттыра“.
Бу хәлне очрашкан саен искә төшереп көлешәләр иде.
Хатыннар эше
Элек, без яшь чакта, су алып кайту, чүп утау, ишегалдын карау кебек вак-төяк эшләргә ир-атлар якын килмәде. Аларның үз авыр эшләре дә җитәрлек иде.
Әмма пенсионер Мулла абзый көн саен аты белән су алып кайта иде. Суга бару юлы Юан (кушаматы) Пәссәй кырыеннан үткәнлектән, тегесе, юк эшен бар итеп, Мулла абзый каршысына чыга һәм: “Яулык бәйлә, алъяпкыч яп, хатынша!“ дип үртәп кала иде. Үртәргә яратса да, үзен үртәгәнне яратмады, бик гарьчел кеше иде.
Беркөнне кигәвен котырганчы, Пәссәй чыкканчы дип, Мулла абзый суга иртүк китә. Дөрестән дә, бу юлы Пәссәй аңа каршы чыкмый. Әмма аларның бакчасы яныннан узып барганда ни күрсен – Пәссәй тезләнеп чүп утап ята. “Һайт! Пәссәй, хатынша, яулык бәйлә, алъяпкыч яп!“ дип кычкыра Мулла абзый. Пәссәй ялт итеп башын буразна арасына яшерә. Башын яшерә, әмма юан гәүдәсе, шәрифләре чүмәлә сымын калкып кала. Гөнаһ шомлыгы, әллә кискен хәрәкәттән, әллә тузуы җиткәнлектән, юка ыштан да ертылып китә.
Мулла абзый, рәхәтләнеп көлеп, берне тарта, икене, өчне. Пәссәй селкенми дә, тик иртәнге дымык җилдә ыштан ертыгы гына җилферди. Мулла абзый судан кайтканда, Пәссәйдән җилләр искән була инде. Шушы хәлләрдән соң Пәссәй Мулла абзыйның каршысына чыгып, аны үчекләү гадәтен оныта һәм аңа Чүмәлә Пәссәй дигән кушамат тагылып кала.