1 апрельдән социаль һәм дәүләт тәэмин итүендә булган пенсияләр 2,9 процентка арта.
Пенсия түләүдәге үзгәрешләр элеккеге космонавтларга, очу-сынау составы хезмәткәрләренә, хәрби хезмәт, техноген һәм радиация бәла-казалары вакытында сәламәтлеген җуйганнарга да кагыла.
Инвалидларның, туендыручысын югалтканнарның, иминият пенсиясе билгеләгәндә стажы һәм баллы җитмәгән пенсионерларның, ата-анасы кайда икәнлеге билгеле булмаган ятимнәрнең, Бөек Ватан сугышы ветераннарының, Ленинград блокадасында яшәгән кешеләрнең дә пенсиясе үсәчәк. Россия Пенсия фондыннан хәбәр итүләренчә, социаль пенсия алучы яки дәүләт тәэмин итүендәге кеше эшләвен дәвам иткән очракта да ул индексациядә чагылыш тапмый, ягъни пенсиясе барыбер артачак.
Апрель аеннан социаль пенсиянең уртача 255 сумга артуы көтелә һәм ул 9 мең 62 сумга җитә. Ә инвалид балаларга һәм балачактан беренче төркем инвалид булганнарга уртача 378 һәм 382 сум акча өстәлә. Пенсиядәге үзгәрешләр илдәге 4 миллионга якын кешегә кагыла. Аларның 3,1 миллионы – социаль пенсия алучылар. Быел бу максаттан казнадан 9,6 миллиард сум акча бүленгән.