Датчикларны кайдан алырга?

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Соңгы вакытларда районда булган еш янгыннар халыкның тынычлыгын алды. “Янгын хакында хәбәр бирүче датчикларны кайдан сатып алып була икән?” дип безнең редакциягә дә еш мөрәҗәгать итәләр.

Янгын күзәтчелеге идарәсендә әлеге сорауга болай җавап бирделәр:

  • Автоном датчиклар ирекле сатуда бар. Әмма Әгерҗе кибетләрендә юк, шуңа Ижаудан сатып алырга киңәш итәбез. Ижауга керү уңаенда “01” (Гагарин урамы, 51а) дигән кибет бар, датчикларны шуннан сатып алырга була . Железнодорожный тыкрыгы, 2нче йортта урнашкан ВДПО бинасыннан да алырга мөмкин. Авыл халкы заявканы үз җирлекләре аша бирә ала. 24141 телефоны аша безгә дә шалтырата аласыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International