Әгерҗедә узган Коръән уку бәйгесендә ике-өч яшьлек сабыйлар да катнашты

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Әгерҗенең “Нур“ мәчетендә узган районкүләм Коръән уку бәйгесендә Тирсә, Чишмә, Кырынды, Хор.Ключ, Шаршады, Ямурза авылларыннан һәм Әгерҗедән  46 бала катнашты.

16 яшькәчә балалар дүрт яшь төркемендә көч сынашты. Алар башта Коръәнне яттан сөйләделәр, аннан жюри әгъзалары тәкъдим иткән урыннан Коръәнне дөрес уку буенча осталыкларын күрсәттеләр.

2-3 ЯШЬЛЕКЛӘР ДӘ КОРЪӘН УКЫЙ

Бәйгене мәктәпкәчә яшьтәгеләр башлап җибәрде. Әле юньләп телләре дә ачылмаган 2-3 яшьлек сабыйларның Коръәнне шаулатып яттан укулары шаккатырлык! Ямурзадан 3 яшьлек Сумая Садыйкова алты сүрәне яттан белә икән. Мәктәпкәчә яшьтәге малайлар арасында җиңүче булган Нурислам Сәхипов 33 сүрә ятлаган. Артур Чуршин да аннан беразга гына калышты. Алиша Тарисова 10 сүрәне чатнатып сөйләде.  Чишмәдән 3 яше дә тулмаган Асия Абзалиеваның 15 сүрәне белүе дә зур соклану уятты. Аның абыйсы Яхъя Корбанов узган атнада Чаллыда  үткәрелгән Коръән укучылар бәйгесеннән җиңү яулап кайткан булган. Казаннан килгән Коръән-хафизлар Азат хәзрәт Һадиев һәм Баһадир хәзрәт Рөстәмхуҗаев бу юлы да Яхъяның осталыгын югары бәяләделәр.

Шаршады кызлары Мәликә һәм Самира Рәимовалар дини гыйлемне бабалары Илфәр Нурмөхәммәтовтан алалар икән. Бу бәйгедә алар, 30 сүрә ятлаган Ямурза кызы Әдилә Сәхиповадан беразга гына калышып, 7- 9 яшьлекләр арасында икенче, өченче урынны алдылар.

 

ДИНИ ГЫЙЛЕМНӘРЕ ТИРӘН

10-13 яшьтәге малайлар арасында 40 сүрәне яттан сөйләгән Фәрхат Сәхипов – җиңүче. 20 сүрәне белүче Хор.Ключ кызы Исламия Сәлимгәрәеваның Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре буенча дөрес, сәнгатьле итеп укуы Ижаудан килгән мөгаллимәләр Ләйсән Гыйльмуллина, Дания Вәлиевада да зур соклану уятты. Әгерҗелеләр Мәликә Хуҗина, Айзилә Хәмитова, Алия Хуҗина, Адель Тарисов, Ринат Гәрәев, Корбангөл һәм Мөхәммәт Кенджаевлар бәйге призерлары булдылар.

Тирсәдән Наил, Шамил, Илһам Шәриповларның Коръәнне мәкам белән яттан укулары да, карап укулары да бу бай иманлы егетләрнең дини гыйлемнәре тирән булуын күрсәтте. Ямурзадан 35 сүрәне яттан белүче 7 яшьлек Мөхәммәт Садыйков та бәйге призеры булды.

  • Мин бүген дүрт балам һәм ике оныгым белән килдем. Улларым Нуриман, Яхъя, кызым Җәннәт, оныгым Асия Абзалиеваның да җиңүчеләр арасында булуы минем өчен зур куаныч. Оештыручыларга һәм иганәчеләргә Аллаһының рәхмәте яусын, – диде Чишмәдән Энҗе Корбанова.
  • Мондый бәйгеләрдән соң балаларның кәефләре күтәрелә, алар мәчеткә тагын да дәртләнебрәк йөри башлыйлар. Шуңа күрә мондый бәйгеләр бик кирәк. Оештыручы Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллинга зур рәхмәт, – диде Тирсәдән мөгаллимә Роза Корбанская.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International