Тимер юлларда капиталь ремонт уздырылу сәбәпле, Ижау–Түбән Кама–Ижау шәһәр яны поездлары расписаниесенә апрель һәм май айларына үзгәрешләр кертелде.
6675/6676 санлы Ижау–Түбән Кама һәм 6677/6678 санлы Түбән Кама–Ижау поездлары 10, 13, 16, 19, 22, 25 апрельдә һәм 14 майда расписаниедән чыгарыла.6749/6750 санлы Ижау–Түбән Кама поезды – 13, 21 апрельдә;
6751/6752 санлы Түбән Кама–Ижау поезды 14, 22 апрельдә йөрмәячәк.
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесе буенча тулы мәгълүматны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында 8-937-625-04-33 телефонына шалтыратып,«Содружество» җәмгыяте https://sodruzhestvoppk.ru сайты аша, шулай ук “Пригород“ мобиль кушымтага кереп белергә була.