Берничә минут элек кенә Ханты-Мансийскида биатлон буенча Россия Чемпионаты кысаларында масс-старт ярышы төгәлләнде.
Илнең иң көчле утыз спортчысы 15 чакрымга узыштылар. Алар арасында райондашыбыз – Байтуган егете, бүгенге көндә Удмуртия командасы составында чыгыш ясаучы Евгений Шамеев та бар иде. 21нче сан астында узышкан Женя финиш сызыгына 29нчы булып килде. Беренче урынны Дмитрий Малышко яулады.