Сания әби Гәрәева туксан яшьлек юбилеен җитәкчеләр, сеңлеләре, кызлары белән каршы алды

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Укымышлы, булдыклы, эшчән, сабыр, ярдәмчел, зирәк, кунакчыл... Бу сүзләр – Сокман авылында туып, Уразайда яшәгән, бу көннәрдә 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итүче Сания ГӘРӘЕВА турында.

 

Әниләре бик яшьли вафат булгач, үги әни белән үсә ул. Бәхетенә, ул кешелекле булып чыга. Әтиләре сугышка киткәндә сигез бала калалар алар. Эшләп үскән авыл кызы Әсән техникумына укырга керә. Зоотехник һөнәрен үзләштергәч, хезмәт юлын Кече Пурга районында башлый. Хәзерләүче булып эшләүче Уразай егете Хәмзә белән танышкач һәм кавышкач, аны кая җибәрәләр, шунда барып бераз дөнья гизгәч, Уразайга кайтып төпләнәләр. Сания апа колхозда зоотехник булып эшли. Ферма маллары белән беррәттән, авылдагы маллар турында кайгырту да шушы ярдәмчел, уңган ханым җилкәсендә була.

– Казым йомырка сала алмый тилмергәч, Санияне дәштем. Йөгереп килеп җитте. Шифалы куллары белән ни эшләгәндер, казым йомыркаларны “иште генә“,  – дип сөйли иде рәхмәт укып күршебез Оркыя апа.

Авылда олы маллар авырганда да ул һәрберсенә ярдәм итте.

Хәмзә ага белән биш бала тәрбияләп үстерәләр алар. Төпчекләре Илдус авыргач, хастаханәләргә якын булыр дип Можга шәһәренә күченәләр. Утыз ел шунда гомер кичергәч, Илдуслары фани дөньяны калдырып китә. Аннары Сания апа белән Хәмзә аганы Барҗы-Пелгада яшәүче кызы Фәния, кияве Риф үзләре белән яшәргә чакыралар.

  • Киявем Риф – ат бәйләрдәй алтын багана. Безнең урыныбыз да һәрчак өй түрендә булды. Ялгыз яшәүче абыем Фаяз авыргач аңа да киң-иркен өйләрендә урын таптылар. Бик яхшылап тәрбияләделәр. Күпсанлы туганнарыбызга, уразайлыларга һәрчак йөзләре ачык, сый-нигъмәтләр мулдан. Можгада яшәүче кызым Фәридә бик чакырса да җибәрми иде. Бу юлы Фәридәм “Минем дә сиңа хөрмәт күрсәтәсем бик килә“ дигәч, юбилеемны каршыларга бирегә килдем, – дип каршылады ул Можгада Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриевны, Россия президенты һәм район башлыгының котлавын китергән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламовны.

Сания апа күптәннән дин юлында. Биш вакыт намазын калдырмый. 20 яшендә вафат булган уллары Илсурның, 40 яшендә бакыйлыкка күчкән Илдусның, 60 яшендә фани дөньяны калдырып киткән Мансурның, 61 ел бергә гомер кичергән тормыш иптәшенең догачысы ул.

...Әнә 90 яшьлек юбилеенда сеңелләре Тәскирә һәм Саҗидә белән бик матур булып күгәрченнәрдәй гөр-гөр килеп матур аралашалар өч бертуган. Мондый бәхет бик сирәкләргә елмая.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International