Район поликлиникаларында эшләүче табибларга ничек язылырга

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Табибка язылыр өчен иртүк район хастаханәсе поликлиникасы регистратурасында озын чират тезелгән вакытларны күпләр яхшы хәтерлидер әле. Бүген биредә андый чиратлар юк.

Әлеге мәсьәләне ничек чишә алганнар соң? Бу хакта район үзәк хастаханәсенең халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Анжелика ОВЧИННИКОВА белән әңгәмә кордык.
  • Анжелика Александровна, табибка язылу өчен поликлиникага бару мәҗбүриме? 
  • Юк, мәҗбүри түгел. Чөнки пациент хәзер үзенә уңайлы юл белән языла ала. Беренчедән, аның шәхсән регистратурага килеп үзе теләгән белгечкә язылу мөмкинлеге бар. 22672 номерына шалтыратып зурлар, 22478 телефоны буенча балалар поликлиникаларына язылырга да була. Моның өчен поликлиникаларда терминаллар да урнаштырылган. Тагын да уңайлысы – өйдән чыкмыйча гына интернет аша язылу. Аның өчен йә uslugi.tatarstan.ru йә gosuslugi.ru порталларына керергә кирәк.
Теләгән белгечкә үзенә уңайлы вакытка язылганнан соң пациент чиратта тормый, ә билгеләнгән сәгатькә табиб кабинетына гына килә.
  • Әмма авыл кешеләренең күпчелегенең табибка интернет аша язылу мөмкинлеге юк бит...
  • Авыл халкы поликлиника регистратураларына шалтырата ала. Шулай ук ФАП фельдшерына йә амбулатория табибына мөрәҗәгать итәргә була. Алар Әгерҗе поликлиникасы табибларына кабул итүгә яздырачаклар.
  • Пациент поликлиникага беренче тапкыр гына мөрәҗәгать иткән очракта язылу тәртибе ничек?
  • Беренче тапкыр мөрәҗәгать иткәндә язылу регистратура аркылы гына башкарыла. Ул чакта пациент йә теркәлү адресы, йә яшәү урыны буенча хастаханәгә беркетелә. Моның өчен аның баш табиб исеменә гариза язуы, үзе белән ОМС полисының төп нөсхәсе һәм күчермәсе, паспорты, кирәк булган очракта бала туу турындагы таныклыкның күчермәсе булу мәҗбүри. Алар ярдәмендә медицина картасы тутырыла.      
  • Икенче кат кабул итүгә килү өчен тагын язылырга кирәкме?
  • Юк, кабат кабул итүгә табиб үзе яза.
  • Авыруларны кабул итү нинди вакытта башкарыла?
  • Авыруларны планлы рәвештә кабул итү территориаль принцип нигезендә поликлиникада участок табибы тарафыннан алдан язылу һәм Әгерҗе хастаханәсенә беркетелү факты буенча башкарыла. Амбулатория шартларында планлы рәвештә медицина ярдәме күрсәтү пациентның талонында күрсәтелгән вакытта башкарыла. Көтү вакыты 30 минуттан артмаска тиеш. Әмма медицина хезмәткәре башка пациентка ашыгыч ярдәм күрсәткән очракта әлеге вакыт үзгәрергә дә мөмкин.
  • Аңлатуыгыз өчен рәхмәт. Алдагы әңгәмәдә без нәкъ менә ашыгыч ярдәм күрсәтү турында сөйләшәчәкбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International