“Безнең биредә барысы да – халык өчен!” – дип раслый “ТРда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәге” учреждениесе начальнигы Валентина БИЯНОВА.
ПОПУЛЯРЛЫГЫ ҮСӘ
Әлеге үзәкне халык телендә гади итеп МФЦ дип атап йөртәләр. Аның популярлыгы райондашлар арасында елдан-ел үсә. Үзәк күрсәтә торган хезмәтләр саны да арта.
Гомумән алганда, Россиядә күпфункцияле үзәкләр моннан биш ел элек барлыкка килә башлый. Әгерҗедә ул 2018 елда оеша.
Баштарак биредә бер генә белгеч кабул итә. Халык мөрәҗәгатьләре дә аз була. Бераздан гына файдасын аңлый башлыйлар. Элек ниндидер белешмә, таныклык алу өчен берничә учреждениегә барырга, байтак кына физик һәм рухи көч, шәхси вакытны сарыф итәргә кирәк иде. Ә МФЦда әлеге эшләрне “бер тәрәзә”дә эшләргә була.
Хәзер бирегә йөрүчеләр дә күп. Көненә 200 һәм аннан артыграк төр хезмәт күрсәткән чаклары да бар икән. Валентина Биянова җитәкчелегендә биш белгеч эшли. Болар – Наталья Әхмәтҗанова, Лилия Кәримуллина, Лилия Закирова, Елена Рәхмәтуллина һәм Ирина Мерзлякова. Аларның барысы бирегә Кадастр палатасыннан күчкән. Шуңа күрә бердәм булып, ярдәм итешеп эшлиләр. Һәр белгеч халыкка, аларның үтенечләренә игътибарлы.
ЯҢА ХЕЗМӘТЛӘР ӨСТӘЛГӘН
Күпфункцияле үзәк башкарма хакимиятнең федераль органнары, бюджеттан тыш дәүләт фондлары органнары, РФ субъектлары башкарма хакимиятләре органнары белән хезмәттәшлек итү турындагы килешүләр нигезендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыра.
Биредә Росреестр, ЕСИА (дәүләт хезмәтләре порталы), Пенсия фонды, Эчке эшләр министрлыгы хезмәтләре, шул исәптән миграция мәсьәләләре буенча, ЮХИДИ хезмәтләре, суд приставлары, салым хезмәтләре, эшмәкәрлек буенча һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтелә.
БӨТЕН ШАРТЛАР ТУДЫРЫЛГАН
МФЦда барысы да халык өчен эшләнә дип җитәкче ялгышмаган. Әйтик, эш графигы да бирегә килүчеләргә уңайлы булсын дип төзелгән. Сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә кичке сәгать 7гә кадәр кабул итәләр. Шимбә 8-13 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итәргә дә була.
Залда электрон чират терминалы урнаштырылган. Дәүләт хезмәтенең төбәк һәм бердәм порталына бушлай керү мөмкинлеге бар. http://mfc16.tatarstan.ru сайты аша алдан язылырга да була. Шунда ук каралган гаризаның статусын белергә, МФЦның Бима, Салагыш, Красный бор, Көчек, Тирсәдә урнашкан территориаль подразделениеләренең эш графигын карарга мөмкин.
ХАЛЫК ЫШАНЫЧЫН АКЛАРГА ТЫРЫШЫРБЫЗ
Һәр кеше МФЦга шәхсән килә яки 22425 телефоны буенча шалтыратып билгеле бер хезмәт күрсәтелүгә гаризалар кабул ителәме-юкмы икәнлеген белә ала. Белгеч нинди документлар кирәк булачагын да әйтә. Аннан соң бирегә килеп гариза язарга туры киләчәк.
Дәүләт пошлинасы түләргә кирәк булган очракта аны шунда ук банк картасы ярдәмендә терминал аша түләргә мөмкин.