Өченче ел рәттән Әгерҗе районында “Талантлар фестивале“ уздырып, ел дәвамында укуда, спортта, сәнгатьтә зур уңышларга ирешкән укучыларны, аларны бәйгеләргә әзерләгән педагогларны хөрмәтлиләр.
Быел талантлы егет-кызларны “Талант гаиләдә туа“, “Ел укучысы“, “Олимпиада йолдызлары“, “Спорт, син – тормыш!“, “Техник иҗат“ номинацияләрендә бүләкләделәр. Аларга исемле медальләр, кубоклар тапшырдылар.