“Эш башлаучы фермерларга ярдәм күрсәтү“ бәйгесе башлана

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян-фермерлык хуҗалыкларын сайлап алу буенча “ТРда эш башлаучы фермерларга ярдәм күрсәтү“ бәйгесе башлану турында игълан итә.

Әлеге бәйгедә катнашу өчен гаризалар һәм документлар 3 майга кадәр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасында  кабул ителә. Адресы: Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36нчы йорт, 3нче кат, 302нче бүлмә.

Кабул итү вакыты: эш көннәрендә 9.00–16.00 сәгатьләрдә.

Тулырак мәгълүматны http://agro.tatarstan.ru/  сайтының “Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси хуҗалыкларга субсидияләр“ бүлекчәсеннән белә аласыз.

Белешмәләр өчен телефон: 8(843)2217685.

22405 телефоны буенча район авыл хуҗалыгы идарәсенә дә шалтыратырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International