9-14 апрельдә Әгерҗе районы тарихы һәм мәдәнияте музеенда “Бүләк итү көннәре“ акциясе уза.
Бу көннәрдә сез безнең район тормышы белән бәйле әйберләрне, документ яки фотоларны музейга китерә аласыз. Акциядә катнашучыларны гаилә белән бер тапкыр музейга килү өчен сертификат белән бүләклиләр.
Сезне Әгерҗе, Сәетов урамы, 8а йортында көтәләр. Телефон: 22757.
Акция шулай ук район музееның Иж-Бубый, Тәбәрле, Салагыш филиалларында да уздырыла.