Әгерҗе йолдызчыклары Казанда “Йолдызлык“та чыгыш ясый

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

Районыбызның яшь артистлары – Иж-Бубыйдан Рузана Исламова җитәкчелегендәге “Карусель“ бию төркеме, “Радуга талантов“ балалар иҗаты йортыннан Юлия Рыболовлеваның “Росинки“ кечкенәләр бию төркеме, сәнгать мәктәбеннән Гүзәл Сәләхиева җитәкчелегендәге “Здравствуй, песенка“ вокал ансамбле, Елена Скворцова һәм Марсилә Муллахмәтова шәкертләре – җырчы кызлар Адилә Гобәйдуллина һәм Диләрә Шакирова Казанда “Созвездие–Йолдызлык“ фестиваленең суперфиналында чыгыш ясыйлар.

Әгерҗе йолдызчыкларына уңышлар һәм җиңүләр телибез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International