Әгерҗе чаңгычыларында – өч алтын медаль

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

Сарман районы Җәлил бистәсендә узган чаңгы буенча республика ярышларында 11 районнан спортчылар катнашты.

Быелгы сезонда узган әлеге соңгы чаңгы ярышында Әгерҗе егет-кызлары да сынатмады. Өч чакрым арага узышта Күләгәш мәктәбеннән Аделя Семеновага тиңнәр булмады. Шушы ук мәктәптән Зинаида Николаева да өч чакрым дистанциядә алтын медальгә ия булды. Бима мәктәбеннән Богдан Павлов тугыз чакрымга узышта беренчелекне беркемгә дә бирмәде. Шулай итеп, безнең чаңгычылар өч алтын медальгә лаек булдылар.

Күләгәш мәктәбеннән Александр Изергин – алтынчы, шушы ук мәктәптән Максим Бочкарев һәм Бимадан Роман Альматов финиш сызыгын уникенче булып кисеп чыктылар. Пеләмештән иң кечкенә катнашучы Кирилл Альматов унынчы булды.

36-49 яшьлекләрдән Пеләмештән Эдуард Михайлов – дүртенче, 50 яшьлекләрдән өлкәнрәкләр арасында Кам.Ключтан Владимир Семенов тугызынчы урын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International