Санитар икеайлыкта активлыгы белән аерылып торган гаилә Кырымга барачак

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлык старт алды.

Бу хакта Министрлар кабинетында  узган видеобрифингта журналистларга экология һәм табигый байлыклар буенча яңа министр Александр Шадриков хәбәр итте.

Ул экология мәсьәләләрен чишүгә күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә чакырды. Экоязның бер яңалыгы да нәкъ менә шуңа юнәлтеләчәк. “Халык контроле“ системасы базасында студентлар өчен акция старт алды. Аның нәтиҗәләре буенча экология законын бозуны чагылдырган фотоларны күбрәк юллаган студентлар белем алучы уку йортлары бүләкләнә.

Экология бәйгеләре кысаларында шулай ук иң актив оешма-предприятиеләр, гади кешеләр сайлап алына. Әйтик, иң яхшы Экогаилә Кырымга юллама ала. Иң яхшы муниңипаль берәмлекләргә спорт мәйданчыклары бүләк итү каралган.

Санитар икеайлык башлану белән табигатьне саклау ведомстволары, күзәтчелек органнары көчәйтелгән режимда эшләүгә күчтеләр. Бу атнадан төрле экологик чаралар старт ала: форум, акцияләр, өмәләр. Әлеге чаралардан әгерҗелеләр дә читтә калмас дип ышанабыз. Быел Әгерҗенең 80 еллык зур юбилеен лаеклы каршы алырга кирәклеген дә онытмыйк.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International